Югары Симет авылы халкы: «Берничә минутта урамда калдылар»

Бүген иртәнге биштә Саба районының Югары Симет авылында зур янгын була. Минзилә һәм Илдар Муллаяновлар йортсыз, каралты-курасыз кала. Янгын шулкадәр тиз килеп чыга, авыл халкы никадәр тырышса да, утны сүндерә алмыйлар.

– Иртән Минзилә мал карарга дип лапаска чыгып киткән. Борылып керсә, инде өйләренә ут капкан була. Ярдәм итәргә дип бөтен авыл халкы җыелды. Иң элек колхозның су цистернасы алып килеп су сиптеләр. Тик ул гына булышмады. Янгын сүндерүчеләр дә вакытында килде. Әмма йортны коткарып булмады, – ди Югары Симет җирле үзидарәсенең сәркатибе Лилия Шәйхиева. – Минзиләләрнең йортлары агачтан булса да, тыштан профнастил белән тышланган иде. Ирләр әнә шул калайны начар, ди. Аны алмыйча, бүрәнәләрне сүндереп булмый икән. Муллаяновларның йорты гына түгел, мунчасы да, лапаслары да янып бетте. Берни калмады. Инде авылдашлар янгыннан калган калдыкларны җыеп бетерде.
Лилия ханым сүзләренә караганда, Муллаяновлар өч буй җиткән егет үстерә икән. Минзилә ханым мәдәният йортында идән юа, ире Илдар колхозда машина йөртә икән. Әлегә шушы авылда яшәүче әтиләре йортында торачаклар.

– Икесенең дә хезмәт хаклары зур түгел инде. Әмма шуңа да карамастан бар йорт җирен ялт итеп эшләп куйганнар иде. Өй янына янкорма салып аны зурайттылар.Барысы да үз көчләре белән башкарылды.Тормыш итәр өчен маллар тоталар иде. Йорт җиткерүләре бик авыр. Бу гаиләгә ничек тә ярдәм итсәк иде, – ди Лилия Шәйхиева.

Муллаяновларга ярдәм итү өчен Минзилә Рәис кызы исемендәге Ак Барс картасы: 2200 5301 3173 0764.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү