Табиблар яңа пособие алачак

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче табиблар һәм башка хезмәткәрләргә түләү өчен акча бүлеп бирелде. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Проектның максаты – Covid-19 пандемиясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләрен матди яктан стимуллаштыру һәм күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын яхшырту. Пособиенең күләме биләгән вазифага бәйле булачак, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, РФ Министрлар Кабинеты «коронавирус белән авыручы гражданнарга, шулай ук әлеге инфекцияне йоктыру куркынычы янаган затларга ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә эшләре өчен түләргә акча бүлеп бирүне» килештергән.


Фикер өстәү