Өченче этапка күчкәндә дә битлек киясе

Кино, театрга йөриячәкбез. Татарстан коронавирус таралу аркасында кертелгән чираттагы чикләү чараларын бетереп, өченче этапка күчә. Әмма кайбер тыюлар һаман да сакланачак.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, белгечләр тарафыннан чикләүләрне бетерү турында мөрәҗәгать әзерләнгән. Хәзер аны республика Хөкүмәте килештереп, тиешле карар чыгаруы көтелә.

Өченче этапта театр, кинотеатр, цирк һәм бина эчендәге аквапаркларның ачылышы планлаштырыла. Әмма аларның халык белән тулылыгы 50 проценттан артмаска тиеш.

Болары рөхсәт ителсә дә, кайбер тыюлар сакланачак. Любовь Авдонина искәрткәнчә, кальян тартырга ярамый, сәүдә үзәкләрендәге балалар бүлмәләрен ачу, төнге клублар эшенә бәйле чикләү гамәлдә кала. Өлкән буын өчен үзизоляция режимы, битлек кию кагыйдәсе саклана.

Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында Россия төбәкләреннән кайткан 44 рейс каралган. Белгечләр бу көнне 5068 пассажир һәм экипаж әгъзасын тикшергән. Любовь Авдонина сүзләренчә, температурасы югары һәм вируска шиге булган кешеләр ачыкланмаган. Кичә чит илдән кайтып, обсервация шартларында булган кешеләрнең медицина күзәтүе астында калуы да тәмамланган.

Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәге һәм сугыш ветераннары госпитале акрынлап үз эшенә – «чиста» категориягә күчәргә җыена. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, стационарларны коронавируска кадәр эшләгән режимга кайтару өчен берничә чара уздырырга кирәк. Аның сүзләренчә, РКБдагы госпиталь ябылгач, бу атнада ачылган яңа хастаханәдә тулы күләмдә эш башланачак.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү