Татарстан Президенты Мамадыш районында кыр эшләре барышы белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә көннең икенче яртысында Мамадыш районында булды. Ул иң элек урып-җыюның барышын бәяләү өчен район кырларын вертолеттан карап йөрде. Сожрак Шәмәк авылы читендәге кырда районның авыл хуҗалыклары оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу уздырды.

Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов урып-җыюның тулы куәтенә баруы турында сөйләде. Бүгенгә басуларның чама белән 40 проценты тирәсе (районда иген кырлары – барлыгы 37 мең гектар мәйданда) бушап калган. Гектарыннан уртача 43,5 центнер уңыш чыга. 62 мең тонна ашлык суктырылган.
Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәре кысаларында Түбән Тәкәнеш авылында “Продпрограмма” агросәнәгать компаниясе төзекләндергән хосусый спорт комплексын да карады. Инвестор акчасына 5 ай дәвамында ремонт эшләре алып барылган. Универсаль спорт комплексы мини-футбол өчен зур залдан, көрәш, күнегүләр, теннис залларыннан гыйбарәт.


Фикер өстәү