Майонезлы ташкабак икрасы РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак:

  • 3 кило ташкабак,
  • 100 грамм көнбагыш мае,
  • 250 грамм томат пастасы,
  • 250 грамм майонез,
  • 150 грамм (6 аш кашыгы) шикәр комы,
  • 2 чәй кашыгы тоз,
  • ярты чәй кашыгы төелгән кызыл борыч,
  • 1 баш сарымсак,
  • 2-3 чәй кашыгы 70 процентлы аш серкәсе.

Ташкабакны иттарткыч аша үткәрәбез. Шуңа көнбагыш мае, томат пастасы, майонез, шикәр комы, тоз, төелгән кызыл борыч салып, барысын бергә болгатабыз да пешерергә куябыз. Сәгать ярым пешергәч, бер баш сарымсак (изеп) өстибез һәм тагын 10 минут кайнатабыз. Әзер булыр алдыннан 2-3 чәй кашыгы 70 процентлы аш серкәсе салабыз. Икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Бу ингредиентлардан яртышар литрлы 6 банка икра чыга.


Фикер өстәү