Моңнарыбыз дәшә сезне

Татар халкының милли хәзинәләрен барлаучы, күп кенә шигырь, язмалар авторы, авылдашыбыз, барыбыз да хөрмәт иткән калфаклы татар кызы Шәрипова Дания Мөхәррәм кызы – авылыбызның рухи көзгесе. Ул Зур Көек авылында туып үсә, шунда укый. Хәзер Казанда яшәсә дә, туган авылына эзен суытмый. «Һәр нәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам, туган телемнең язмышы өчен борчылам. Балаларыма, оныкларыма әнкәм-әткәм телен өйрәтеп, аның нинди матур, камил тел икәнен төшендерергә тырышып яшим. Әтиемә-әниемә бик рәхмәтлемен. Безне алар эш сөяргә, гадел яшәргә үз мисалларында тәрбия бирделәр. Әтием Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр катнаша. Ул, сугыш инвалиды булуына карамастан, гомере буе алты авылда мал табибы булып хезмәт куйды. Әнием – гади колхозчы, сигез бала тудырып, дүртесен югалткан, дүртебез исән-сау. Аллага шөкер, тыныч кына яшәп ятабыз», – ди ул. Дания хезмәт юлын туган авылында китапханәче булып башлап җибәрә. Нәкъ менә шунда аңа китап җене кагылгандыр да инде. Ул интернет челтәрендә дә актив эш алып бара, дүрт татар төркемен җитәкли. Үзенең «Моңнарыбыз дәшә сезне» дигән шәхси төркеме дә бар. «Мондый идеяләр ничек башыңа килә?» – дип, сокланып та, гаҗәпләнеп тә сорау биргән идем. Ул болай дип җавап кайтарды: «Интернетта утыра башлаган вакытлар… Бер еллап гаҗиз булып утырдым: кая карама бер көнлек җырлар, ихлас булмаган фикерләр, ясалма җаваплар. Җаныма рәхәтлек таба алмадым, тыңлый алмадым моңсыз, көйсез җырларны. Минем колагыма балачагымда, яшьлегемдә тыңлап үскән халкыбыз җырлары җитмәде… Мин шуларны эзләдем, барладым. Бервакыт: «Нишләп әле шушы теманы кузгатып, төркем ачмаска, минем кебек күпләргә тансык булыр иде бу», – дип уйладым. Шулай эшләдем дә. Фикерләремнең дөреслегенә дә инандым. Хәзер миңа бик күпләр хат яза, рәхмәтләрен белдерә». Чыннан да, Дания ханымның төркемнәрендә меңләгән кеше аралаша, серләшә, фикер уртаклаша. Авылдашым Дания апаның хезмәтенә сокланам.

Шушы рухта дәвам иттерегез. Сез милләтебезгә хезмәт итәсез бит. Иҗат чишмәләрегез саекмасын! Гел челтерәп агып, безне рухи яктан сугарып торсын!

Гөлгенә Шәяхмәтова. Биектау, Ташлы Кавал


Фикер өстәү