Быел Казанда коронавирус таралу сәбәпле, мәктәп линейкалары булмаячак. Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Ата-аналарны борчыган төп сорау уку тәртибе турында иде. Без укуны стандарт режимда башлыйбыз. Бердәнбер әйбер – 1 сентябрьдә линейкалар булмаячак», — диде мэр.
Педагог һәм ата-аналарның укучыларга «яңа шартларда, башка мәктәпкә әйләнеп кайтуын» аңлатырга кирәклеген искәртте Метшин.
1 сентябрьдә Казанда 20,5 мең бала беренче сыйныфка барачак. Татарстан башкаласында барлыгы 148,5 мең укучы парта артына утырачак.