РКБда вакытлыча ачылган госпиталь ябылды

Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча эшләгән йогышлы авырулар госпитале дүрт айдан соң ябылды.

Хастаханә акрынлап планлы госпитализацияләрне һәм тикшерүләрне яңадан торгыза. Госпиталь ябылганнан соң бер атнадан РКХ тулысынча дезинфекцияләнгәннән соң эшли башлаячак.

Якынча бер атнадан пациентлар өчен РКХнең травмоүзәге ачылачак.

Госпитализациясе пандемия аркасында күчерелгән барлык пациентларны кабул итү һәм дәвалау өчен хастаханә табиблары өч сменада эшләячәк.

Операцияләр иртән, көндез һәм төнлә барачак.


Фикер өстәү