Татарстан коронавируска иммунитеты булган төбәкләр исемлегенә кергән

Россиянең җиде төбәгендә яшәүчеләрнең 20шәр проценты өчен коронавирус инфекциясе куркыныч түгел: чөнки инде аларның бу яңа инфекциягә иммунитеты бар. Әлеге төбәкләр арасында – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан, дип хәбәр итә “РИА Новости”. Илнең 23 төбәгендә халыкның COVID-19 инфекциясенә иммунитеты тикшерелгән. Шулай итеп, аларның һәркайсында 2,8–3,2шәр мең кеше тикшерү узган.

11 август көнне Россиядә, дөнья күләмендә беренче тапкыр буларак, коронавирустан вакцинаның теркәүгә алынуын искә төшерик. Аны Гамалея исемендәге үзәк эшләгән. Препаратка теркәлгәннән соң да тикшеренүләр уздыру дәвам итә: хәзер инде дистәләрчә мең кешегә прививка ясарга мөмкиннәр.


Фикер өстәү