Дәүләт программасы буенча ташламалы автокредит кемнәргә бирелә?

Инде байтактан халыкка дәүләт ярдәмендә автомобиль алу мөмкинлеге тудырылган инде. Быел җәй башыннан Россиядә автомобиль өчен ташламалы кредит бирү программасы шактый ук киңәйтелде. Ташламага кемнәр исәп тота ала? Аны нинди шартларда алырга мөмкин? Дәүләт ярдәмендә кредитка автомобиль сатып алганда, күпме акчаны янга калдырып була? Сүзебез шул хакта.

Үз гомерендә тәүге тапкыр машиналы булырга җыенучылар җәйгә кадәр миллион сумга кадәрге бәядән яңа машина сатып алганда 10 процентлы ташламага исәп тотты (“Беренче автомобиль” дәүләт программасы буенча). Шулай ук балигъ булмаган ике һәм аннан күбрәк балага ия булган гаиләләр дә машинаны очсызрак бәядән сатып алды (“Гаилә автомобиле” дәүләт программасы буенча).
Хәзер исә машинаны отышлы бәядән сатып алу җиңеләйде. 1 июньнән “Беренче автомобиль” һәм “Гаилә автомобиле” дәүләт программалары күбрәк кешеләрне колачлый башлады чөнки. Моннан тыш автомобиль сатып алуның кайбер шартлары да үзгәртелде. Иң элек кыйммәтлерәк машиналарны да ташламалы бәядән юнәтү мөмкинлеге тудырылды. Элек миллион сумга кадәрге машина алганда гына дәүләт ярдәменә таянып булса, хәзер дәүләт программалары 1 500 000 сумга кадәрге автомобильләргә дә кагыла.
Бүген инде медицина хезмәткәрләре дә әлеге программалар буенча ташламалы бәядән “корыч ат” сатып алырга мөмкин. Пандемия чорында табибларга рәхмәт йөзеннән Хөкүмәт шундый карарга килде.
Дәүләт программалары нигезендә үзебездә җитештерелгән LADA, Renault, УАЗ, Chevrolet Niva машиналарының кайбер модельләрен сатып алырга мөмкин.


Фикер өстәү