Казанның бер урамына Айрат Хәйруллин исемен бирү тәкъдиме белән чыкканнар

Казанда Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин, ул агымдагы елның февраль аенда авиаһәлакәттә һәлак булган иде. Депутат хөрмәтенә Идел буе районындагы 2-нче Газ урамын үзгәртү тәкъдиме белән Казан мэры Илсур Метшинга кайчандыр Хәйруллин укыган 82-нче номерлы мәктәп коллективы мөрәҗәгать иткән, дип яза «Вечерняя Казань».

Мөрәҗәгать астына 184 кеше — педагоглар, ата-аналар, мәктәп укучылары һәм 2 нче Газ урамында яшәүчеләр имзаларын куйган.

«ВК» Казан Башкарма комитетының топонимика буенча комиссиясе әгъзаларының берсе, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова аңлатканча, әлеге мөрәҗәгать буенча топонимика комиссиясе утырышы әле булмаган, ул сентябрь уртасыннан да иртәрәк булмаячак.

— Тик мин тарихи үзәктә нинди дә булса үзгәрешләр уңаеннан үз позициямне элегрәк әйттем: шәхес масштабларына карамастан, мин катгый каршы. Узган ел шул ук сәбәп аркасында танылган табиб Владимир Муравьев хөрмәтенә Овражная урамын атау инициативасына тискәре караган идем. Танылган казанлылар истәлеген мәңгеләштерүнең башка формалары да бар бит. Әйтик, мәктәп фойесына яки ишегалдында бюст урнаштырырга мөмкин, дип шәрехләде ул педагогларның мөрәҗәгатен.


Фикер өстәү