Тагын кайсы илләргә авиарейслар торгызылачагы билгеле булды

Россия Хөкүмәте самолет рейсларын яңартып җибәрү өчен яңа илләр исемлеген әзерли. Исемлек бу атнада игълан ителергә мөмкин. Мондый илләр арасында – Франция, Венгрия, Мальта, Кипр, Иордания, Мисыр (Каһирә генә) һәм Кытай (Шанхай гына), дип хәбәр итә “Известия».

Дөрес, белгечләр фикеренчә, бу юнәлешләр буенча очышларны ачу туристлык тармагына әлләни зур йогынты ясамаячак. Европа берлеге илләренә сәфәрләрнең массакүләм төстә түгел, ә башлыча эшлекле кешеләр һәм медицина оешмаларында дәваланырга ниятләүчеләр өчен генә булуы көтелә. Ник дигәндә, туристлар чит илләргә сәфәр чыгарга атлыгып тормый әле. Әлегә башлыча пандемия башланганчы ук август ахыры-сентябрьгә алынган билетларга ия булган туристлар гына чит илләрдә ял итәргә исәпли. Ягъни туристлык тармагы яңа юнәлешләр ачылу очрагында чит илләргә сәяхәт өчен ихтыяҗ үсүгә исәп тотмый.
Исегезгә төшерәбез: 1 августтан Россиянең өч шәһәре: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортларыннан Лондон, Истанбул, Танзаниягә даими самолет рейслары ачылды. 10 августтан Төркиянең туристлар өчен популяр курортлары: Анталья, Даламан һәм Бодрумга самолетлар оча башлады. 20 августтан инде Казаннан, шулай ук Калининград һәм Новосибирск аэропортларыннан да бу илләргә очу мөмкинлеге тудырылды.


Фикер өстәү