Казанда 13 яшьлек кызны ишегалдыннан чыккан вакытта бәрдергән шоферны эзлиләр. Бу хакта шәһәр Госавтоинспекциясе хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте Беломорская урамындагы 6 нчы йорт янында буган. Билгеле булмаган автомобиль йөртүче ишегалдыннан чыкканда, кызны бәрдерә, дип фаразлыйлар дәүләт автоинспекциясендә.
Һәлакәттән соң ул китеп барган, кыз тән җәрәхәтләре алган.
Әлеге хәлнең шаһитләрен (843) 5 333 819, 5 333 848 номерына мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.