Татарстанда 30дан 50 яшькә кадәр коронавирус белән авыручылар саны арткан

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авыру йоктырган 30 кешенең 9ы хастаханәгә озатылган, 21е өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча түбәндәгечә:

18 яшькә кадәр авыручылар юк.
18-30 яшь — 5 кеше;
30-50 яшь — 12 кеше;
50-60 яшь — 5 кеше;
60-70 яшь — 4 кеше;
70-80 яшь — 4 кеше.

Башкалада Covid-19 диагнозы 21 кешегә куелган. Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш районнарында — 1, Югары Ослан һәм Нурлат районнарында 2шәр кеше авырган.

Татарстанда коронавирус белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. 5164 кеше сәламәтләнгән, узган тәүлектә 36 кеше савыккан.


Фикер өстәү