Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар үрнәк гаиләләрне Кремльгә җыйды: «Сез һәм сезнең балаларыгыз – киләчәгебез»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм хатыны Гөлсинә Миңнеханова быел да, традициягә тугры калып, республикада яшәүче үрнәк гаиләләрне Кремльгә аш-сулы табынга кунакка дәште. Быел бәйрәмгә 48 гаилә чакырылган. Араларында иңне иңгә куеп 50, 65 ел бергә гомер итүчеләр дә, 12шәр бала үстерүчеләр дә бар.  

Президентның Кремльгә кунакка чакыруын  гаиләләр дәүләт дәрәҗәсендә бәяләү дип кабул итә һәм һәркайсының сөенече йөзенә чыккан. Башкалага Сарманнан хәтле килгән Кадрия һәм Альберт Никоноровлар белән сөйләшеп алдык. Алар 34 ел бергә, шул гомер эчендә дүрт бала тәрбияләгәннәр, нәсел дәвамчылары дүрт оныклары үсеп килә. Нәрсә турында гына сөйләшсәң дә, сүз замана зәхмәте коронавируска барып тоташа. Кайбер гаиләләр үзизоляциядә утыруны бик авыр кичерде, хәтта аерылышу дәрәҗәсенә килеп җитүчеләр дә юк түгел. Сез ул көннәрне ничек үткәрдегез, дигән сорауга Альберт абый мыек астыннан карап, көлеп куйды.

– Көн саен безнең шикелле иртәнге сәгать дүрттә торып эшкә чыгып чапсалар, өйгә караңгыда гына кайтып керсәләр, башларына андый шикле уйлар кермәс иде, – ди ул. –  Коронавирус турында күп сөйлиләр, без аның ни икәнен дә белмәдек. Элек ничек эшләсәк, шулай эшләдек. Чирме, зәхмәтме, башка нәрсәме, өйдә ятып булмый, безне бозаулар көтә.

Никоноровлар ирле-хатынлы икесе дә, «Нөркәй» агрофирмасында эшли икән.

– Тормышыбыз җитеш: йортыбыз, машинабыз бар, хезмәт хакын ике тапкыр вакытында бирәләр, балалар өчен дә күңел тыныч, зарланырлыгыбыз юк, – ди Кадрия апа. – Гаилә тормышы үз көенә бара, яшь чакта ничек булсак, хәзер дә берни үзгәрмәде. Бер-беребезгә матур сүзләр әйтешеп кенә яшибез, дия алмыйм, әрләшеп-талашып та тормыйбыз…

35 ел гаилә стажы булган Рәзинә һәм Тәлгат Хәйруллиннар Буа районының Аксу авылында яши. Икесе дә һөнәрләре буенча – укытучы. «Гаилә нык булсын өчен иң кирәкле сыйфат – сабырлык, бер-береңә юл кую, – ди Рәзинә ханым. – Килен булып төшкән көннән каенанам белән бергә торабыз. Бергә булуның уңай яклары күп аның. Авыл җирендә яшәгәч, терлек асрамыйча да булмый, башка авылдашлар кебек күп итеп кишер дә үстерәбез. Каенанам улыбызны үстереште, хуҗалыкта да булыша. Бүген дә, Казанга тыныч күңел белән чыгып киттек».

Чакырылган кунаклар арасында нинди генә һөнәр ияләрен очратмыйсың. Индира һәм Ренат Урмановлар Арча үзәк хастаханәсендә хезмәт куя. Бер ул, бер кыз үстергән пар, быел энҗе туйларын бәйрәм иткән. Аларга әти-әниләре һәр яктан үрнәк. Индираның ата-анасы – 55, Ренатныкы 59 ел бергә. Кремльдә дә бик күп гаиләләр белән таныштылар.

– Шундый авыр чорда, гаиләләрне бергә җыярга вакыт, җай тапканы өчен Президентка бик зур рәхмәт, – ди Ренат Урманов. – Медицина өлкәсендә дә, аның ярдәмен һәрчак сизәбез. Республикада яшәргә дә, эшләргә дә мөмкинлекләр җитәрлек.

Рөстәм Миңнеханов исә кунакларга рәхмәт әйтте.

– Сез – үрнәк гаиләләр, балалар үстерәсез, оныклар тәрбиялисез, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклыйсыз. Гаилә ул дәүләтнең нигезен тәшкил итә, – ди Президент. –  Бүген һәркайсыгызны котлыйбыз һәм һәрберегезгә рәхмәт әйтәбез. Сез һәм сезнең балаларыгыз – киләчәгебез. Яшьләрне сезнең үрнәктә тәрбиялибез. Татарстаныбыз, бернигә дә карамастан, үсә, ныгый. Гаиләләргә ярдәм йөзеннән күпсанлы программалар тормышка ашырыла. Республика көне алдыннан һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төрле әһәмияткә ия биналар ачылачак.

Күп бала үстерүче дүрт анага Президент «Ана даны» медале тапшырды. Азнакай районыннан – Зимфира Погосян, Кукмарадан – Фәнзилә Гыйльфанова, Чирмешәннән – Ирина Исмендеева, Чаллыдан  Лариса Толпеевалар медальле булды.

— «Ана даны» медале — безнең өчен бик зур бүләк. Аны шәхсән Президент кулыннан алуыбыз белән горурланабыз, — ди Зимфира Погосян. – Без дә бурычлы булып калмыйбыз: балаларда туган җиргә, туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбиялибез. Бала  тәрбиясе өчен бөтен көчебезне бирәбез. Ул-кызларыбызны үстерүдә хөкүмәт ярдәм итә, шуның өчен дә җитәкчеләргә рәхмәт!

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада ишле гаиләләр һәм медаль алучылар киләчәктә дә күп булачак әле. Тик төп бурыч – сабыйларны тәрбияле, әхлаклы, илгә-көнгә кирәкле, чын кешеләр итеп үстерү.  Кунаклар каршында күп бала атасы, җырчы Ренат Ибраһимов, парлы җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Марат Галимов, Линара Батталова, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева һәм башкалар чыгыш ясады.

Фәния Арсланова   

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү