WorldSkills Russia финалисты Рәзилә Гыйниятуллина: «Дистанцион ярыш безнең өчен дә яңалык булды»

Бу хәрәкәткә бер килеп кушылгач, аннан китәсе дә килми. 17 яшьлек Рәзилә Гыйниятуллина шундый фикердә. Яшь кенә булса да, чемпион инде ул. Кыз былтыргы “WorldSkills Russia Juniours” эшче һөнәрләр чемпионатының “көмеш” медале иясе. Быел исә сайлап алу туры финалисты. Бу юлы инде ул «зурлар» төркемендә.

Рәзилә “Медицинский и социальный уход” юнәлеше буенча былтыр җиңүче булып танылган иде, быел да шушы ук номинациядә катнашкан.

– Медицина көллиятенең беренче курсында укыганда кураторыбыз әлеге компетенциясе турында сөйләде. Шул вакытта көллияттә бу компетенциягә катнашучылар җыялар иде. Әлбәттә, мин интернеттан бу турыда күбрәк мәгълүмәт эзләндем, кызыксындым һәм үземнең көчемне сынап карарга булдым. Безнең компетенциядә сырхау кешеләрне карау, аларга ярдәм итү, аралашырга өйрәнү күздә тотыла, – ди ул. – Былтыр җиңү яуладым, миңа чемпионат бик ошады. Быел исә төп категориядә катнашырга уйладым һәм “алтын”га лаек булдым.

Август аенда сайлап алу ярышлары оештырылган. Быелгы вазгыятьтә ул да дистанцион форматта узган. “Элек калган конкурсантлар белән аралашып, дуслашып була иде. Ә мондый формат белән катнашучылар бер-берсен күрми, экспертлар да, катнашучылар да, башка төбәк белгечләре белән аралаша алмый. Ләкин уңай яклары да бар. Бәйге дистанцион форматта үткәнгә күрә катнашучылар саны артты. Аннан, ярыш үзебезгә таныш булган кабинетларыбызда үтте. Әлбәттә, мондый рәвештә узган ярыш безнең өчен дә яңалык иде”, – дип сөйләде Рәзилә.

Ул катнашкан компетенциядә нәрсә эшлиләр соң? Рәзилә сөйләвенчә, аларга ярышта төрле манипуляцияләр бирелә. Мәсәлән, сырхауның кан басымын, температурасын, пульсын үлчисе; яраларын чистартасы һәм бәйлисе; төрле авырулардан профилактик чаралар турында сөйлисе, киңәшләр бирәсе; реабилитация җиһазлары белән эш итәргә өйрәнәсе.

– Бер нәрсә дә җиңел генә булмый инде, ярышларда азрак кыен да булды. Финал шулай ук дистанцион форматта үтәчәк, анда 4 төрле модуль булачак, – ди әңгәмәдәшебез.

БЕЛЕШМӘ

2020 елның 1 августыннан 20 августына кадәр «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен дистанцион форматта беренче тапкыр сайлап алу ярышлары узды.
Сайлап алу чемпионаты «Ворлдскиллс» ның 20 һәм «Ворлдскиллс Юниорс»ның 7 компетенциясе буенча узды, аларда Татарстан Республикасыннан 32 катнашучы һәм 27 эксперт катнашты.Финал 6-21 сентябрьдә дистанцион форматта узачак.

Татарстаннан финалга узучы яшьләр исемлеге:

Азалия Вилданова (Медицинский и социальный уход. Юниоры),
Рәзилә Гыйниятуллина (Медицинский и социальный уход),
Булат Маликов (Физическая культура, спорт и фитнес. Юниоры), Алмаз Долгоаршинных (Электроника),
Лилия Гайнетдинова (Парикмахерское искусство),
Владислав Тибаев (Сварочные технологии),
Марина Апушева һәм Альберт Вилданов (Предпринимательство), Әмир Гарифуллин һәм Диләрә Садыйкова (Предпринимательство. Юниоры),
Арсен Фәсхетдинов (Поварское дело), 

Демид Тенкс (Поварское дело. Юниоры),
Карина Иванова (Преподавание в младших классах),
Альбина Әхмәтова (Изготовление прототипов),
Радель Магидиев һәм Даниил Морозов (Изготовление прототипов. Юниоры),
Дамир Расулов (Электромонтаж),
Әмир Әүхәдиев (Веб-дизайн и разработка),
Ксения Петухова (Ветеринария),
Аня Салкова (Дошкольное воспитание),
Айсылу Бәдретдинова (Дошкольное воспитание. Юниоры),
Аня Тимофеева (Преподавание музыки в школе),

Айсылу Галимова (Технологии моды),
Булат Хәлиуллин (Эксплуатация сельскохозяйственных машин).


Фикер өстәү