Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров Мостай Кәримгә һәйкәл ачуда катнашты

Даурия урамы белән Оренбург тракты киселешендәге скверда шагыйрь Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.

Әлеге тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм язучының оныгы Тимербулат Кәримов та килде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Президент әйтүенчә, былтыр Уфаның 100 еллыгында — Габдулла Тукайга, ә ТАССРның бәйрәменә Мостай Кәримгә һәйкәл куелу — тугандаш халыклар һәм республикалар арасында дуслыкның символы санала.

Һәйкәлнең авторы — Россиянең халык рәссамы, скульптор Андрей Николаевич Ковальчук.


Фикер өстәү