Сергей Брилевның Татарстанга багышланган фильмы бу ялларда экранга чыга

Республиканың йөз еллык юбилеена зур премьера көтелә. Танылган журналист Сергей Брилев “Волга, Кама и притоки” дигән фильмын телевидение тамашачылары хозурына тәкъдим итә.

Бүгенге Татарстан нинди? Зур халыкара чаралар үткәрелә торган, махсус икътисади зоналар, төзекләндерелгән парк-скверлар, сәнәгать гигантларына ия булган республика! Ә нигез салынган чакларда нинди булган? Республика бүгенге лидер-төбәк статусына ирешү өчен нинди юл үткән?

Фильм геройлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, табиблар, тарихчы, банкир һәм завод эшчеләре әнә шул хакта сөйли.

Фильм Казанда, Чаллы, Мөслим, Кама Тамагы, Свияжскида төшерелгән. Туып үскән республикабызның гүзәллеге, узган еллар кадрлары, язмышлар һәм милли традицияләрнең бер-берсенә үрелеп баруы – боларның барысы турында “Тяжелая нефть”, “Огненная кругосветка” кебек проектлар авторы, күп кенә сәяси лидерлардан интервью алуга ирешкән Сергей Брилевның әлеге фильмында бик ачык күрсәтелә һәм сөйләнелә. Фильм шушы ял көннәрендә Россия-24 телеканалы аша күрсәтеләчәк. Эфирга чыгу вакыты: шимбә – 29 август 12.00 һәм 22.00 сәгатьләрдә. 30 август – Республика көнендә 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү