Туу турында таныклыкны үзгәртергә мөмкиннәр

Сәламәтлек саклау министрлыгы ана ризалыгы белән бала туу турында медицина таныклыкларын электрон рәвештә бирергә тәкъдим итте. Тиешле боерык проекты норматив хокукый актлар порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бу яңалык гражданлык хәле актларын теркәү буенча дистанцион формада дәүләт хезмәте күрсәтүне җиңеләйтәчәк, дип билгеләнә.

Аңлатма язуында гражданнарга документ алу өчен тиешле органнарга шәхсән мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәге күрсәтелә.

Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай үзенең Telegram-каналында искәрткәнчә, әлегә туу турында медицина таныклыгын бары тик басма рәвештә генә алырга була.

 


Фикер өстәү