Студентлар коронавируска тест тапшырачакмы икәнлеге билгеле булды

Югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары яңа уку елы башланыр алдыннан коронавируска тестны мәҗбүри рәвештә тапшырмаячак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Роспотребнадзорның 2020 елның 29 июлендә расланган югары уку йортларында яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча методик киңәшләре буенча, студентлардан, укытучылардан һәм хезмәткәрләрдән уку елы алдыннан Covid-19 инфекциясенә анализ тапшыру таләп ителми», — дип сөйләделәр ведомствода.

Моннан тыш, министрлыкта чит ил студентлары Россиягә килгәч ике атналык изоляциядән соң дәресләргә кертеләчәк. Шулай ук алар тикшерүнең 10-12 нче көнендә коронавирус инфекциясенә анализ тапшырырга тиеш.


Фикер өстәү