3 бала белән ялгыз калган Камилә Юсупованың ире: «Балалар әнисез калганнарын аңламыйлар әле»

Казанда яшәүче 24 яшьлек Камилә Юсупова өч баласын, ирен калдырып мәңгелеккә күзләрен йомган.

Бүген аның өчесен үткәрәләр. Ире Фәннүр белән гөрләтеп яшәгәндә, Камилә бер ай элек кул авыртуына зарлана башлый.

— Яман чирдер дип уйламадык та. Аннан ике аягы йөрми башлады. Тикшеренергә тотындык. Табиблар башында шеш барын күрде. 18 август иде бу,- дип сөйли ире Фәннүр. — Камиләнең чире шулкадәр тиз таралды. Соңгы көннәрдә ашамады, косты гына. Иртәгә операция дигән көнне үлеп китте.

Фәннүр өч баласы белән тол калган. Олысына — 5, уртанчысына — 3, кечесенә 1 яшь. Балалар әнисез калганнарын аңламый икән әле. Сабыйлар әтиләре Фәннүр белән Әтнә районының Күлле Киме авылында яшиячәк.

Фәннүрнең әнисе Гөлнара ханымга сабыйларга әби, дә әни дә булырга туры киләчәк.

Авыр хәлдә калган гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номеры: 2200 5301 3199 3099 (Гөлнара Әхмәтшина Шамил кызы исеменә теркәлгән)

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү