Кан басымын төшерүнең иң гади ысулы

Көн саен зәйтүн мае куллану артериаль кан басымын киметергә сәләтле. Мондый нәтиҗәгә Мельбурндагы Ла Троба университеты галимнәр килгән, тикшеренү турында MedicalXpress журналында басылып чыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр 50 ирекле кешене сайлап алган, аларның яртысы өч атна дәвамында май кулланган, ә икенче яртысы — рафинадланган майны кулланган. Эксперимент барышында катнашучылар дарулар кабул итмәгән.

Нәтиҗәдә, беренче төркем кешеләренең үзәк артериаль кан басымы 2,5 процентка һәм периферик систолик басымы ике процентка кимегән.

Галимнәр моны зәйтүн маеның төрле актив кушылмаларга бай булуы белән аңлаткан. Анда ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзлекләре булган полифеноллар бар.


Фикер өстәү