Торак программаларының үтәлеше хакында фикер алыштылар

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләрне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин алып барды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Утырышта яңа торакка ташламалы ипотека кредиты, авыл ипотекасы, шул исәптән, «Стимул»  программаларының төбәк үсеше шартлары хакында фикер алыштылар.


Фикер өстәү