“Уйнагыз гармуннар” парадында 100 нче гармун иясен тапты

35 нче тапкыр үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә 100 нче гармунны тапшырдылар. Быел бу чарада 600 гармунчы катнашты.

Гармунчылар парады Камал театрыннан Спас манарасына кадәр юл үтте. Биредә, 1 май мәйданында, ТАССРның йөз еллыгына багышланган чара үткәрелде. Тантананы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ачты:

— Без быел ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Ул – тарихның бер өлеше. Ә безнең үткәннәребез аннан да тирәнрәк. 2005 елда Казан мәркәзе 1000 еллыгын билгеләп үтте һәм  мәртәбәле кунакларын җыйды. Озакламый ислам динен кабул итүебезнең 1100 еллыгын билгеләп үтәрбез. Дөрес, халкыбызга зур сынаулар туры килде. Ләкин без сынатмадык, бергәләп үткәреп җибәрә алдык.

Васил Шәйхразиев 100 нче гармунны атаклы музыкант Ренат Вәлиевнең улы Ибраһимга тапшырды. Оста Айрат Харисов ясаган бу гармуннар Татарстан районнарындагы музыка мәктәпләренә,  клубларга да таратылды.

Сүз уңаеннан, “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале беренче тапкыр 1985 елда үтә, шуннан бирле ул ел саен бөтен Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән гармунчылар җыя. Соңгы елларда ул республика көнендә, 30 августта уздырыла башлады. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Традицион мәдәниятне үстерү үзәге ярдәме белән үтә.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 35нче тапкыр үткәрелә ФОТОРЕПОРТАЖ

 


Фикер өстәү