Татарстан Президенты бүләгенә чабышта җиңүче ат билгеле

Татарстан Президенты бүләгенә чабышта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның аты беренче булып килде. «Ахмат» ат спорты клубының «Башлам» кушаматлы атында жокей Хамзат Улубаев иде.

ТР Президенты бүләгенә чабышның приз фонды 3 миллион сум тәшкил итә.

«Бүген бездә планлаштырылган ат чабышлары үтә. Килүчеләрнең саны буенча да, аларны утырту буенча да санитар нормалар үтәлә. Барлык чабышлар кызыклы. Минемчә, зур игътибарны үзенә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы җәлеп итәчәк», — диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Быелгы ат чабышында төрле илләрдән жокейлар катнаша. Барлыгы 15 ат чабышы планлаштырылган.

Шулай ук Казан ипподромы мәйданында ярминкәләр эшли. Биредә Татарстан җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итә.


Фикер өстәү