Балалары белән гөмбәгә киткән хатын урманда адашкан

Татарстанда коткаручылар гөмбә җыйганда адашкан хатынга һәм аның балаларына урманнан чыгарга ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

50 яшьлек хатын-кызның 18 һәм 9 яшьлек кызлары белән Байлар Сабасы янындагы урманга гөмбәгә киткән җирдә адашуы хакында хәбәр коткаручыларга килеп ирешкән.

Коткаручылар адашкан гөмбәчеләрне ике сәгатьтән соң табып, урманнан чыгарга ярдәм иткәннәр.


Фикер өстәү