Ни өчен коронавирустан күбрәк ир-атларның вафат булуы билгеле

Россия медицина академиясе галиме Елена Малинникова, ирләр арасында коронавирустан үлү очраклары хатын-кызлар белән чагыштырганда 1,5 тапкыр ешрак очрый, дип белдергән. Сәбәбе – көчле затлар организмындагы тестостерон, дигән ул “Россия 24” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. 

Белгеч әйтүенчә, ир-атларның җенес гормоны организмда инфекциянең тизрәк таралуына китерә. “Бөтен дөнья күләмендә бу чирдән ир-атларның хатын-кызларга караганда 1,5 тапкыр ешрак үлүе күзәтелә. Нәкъ менә тестостерон күзәнәккә вирус үткәрүче “чыбык”ка әйләнә, – дип белдергән Малинникова.

Соңгы мәгълүматларга караганда, пандемия башлаганнан бирле Россиядә 17 093 кеше коронавирус корбанына әйләнгән.

 


Фикер өстәү