Быел балаларга коронавирустан прививка ясамаячаклар

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко онлайн-форматта үткәрелгән гомумроссия ата-аналар җыелышында белдергәнчә, барлык саклану таләпләрен үтәгәндә коронавирус йоктыру ихтималы – бик аз дәрәҗәдә.

Ул массакүләм чир йоктыруны булдырмас өчен 1 сентябрьдән барлык таләпләрне үтәргә кирәклеген искә төшергән. Укучылар һәм укытучыларга кулларны ешрак юарга һәм битлек кияргә кирәк, дигән ул.

Моннан тыш министр гриппка каршы прививка ясатырга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, Россиядә вакцина сыйфатына контрольлек нык көчәйтелгән – хәзер аның һәрберсе бик җентекләп тикшерелә һәм маркировкалана.   Коронавируска килгәндә, быел балаларга бу чирдән прививка ясалмаячак. Михаил Мурашко аңлатып үткәнчә, вакцинага үткәрелгән тикшеренүләр саны аның балалар организмына йогынтысын ачыклау өчен җитәрлек күләмдә түгел әле.

 


Фикер өстәү