Мәктәп укучылары көненә бер тапкыр бушлай ашатылачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булды. Биредә ул башкала һәм республика районнарының мәгариф оешмаларына хезмәт күрсәтүче предприятиенең яңа уку елы башына әзерлеген бәяләде.

Билгеле булганча, 1 мартта Россия Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныфларда укучы балаларны бушлай тукландыру турында законга кул куйды. Документ нигезендә, кайнар аш белән тәэмин итү системасына, быел 1 сентябрьдән 2023 елның 1 сентябренә кадәр, этаплап күчеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Татарстан мәктәпләре инде бүгеннән башлап башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итә башлаячак. Мәсәлән, Казанда 72 мең бала көненә бер тапкыр кайнар ризык белән бушлай тәэмин ителәчәк.

Департамент директоры Рима Мөхәммәтшина Татарстан Президентына предприятие буйлап экскурсия үткәрде. Рөстәм Миңнеханов склад бүлмәләрен, ит цехын, суны фильтрлау станциясен карады, ит һәм яшелчә ярымфабрикатлары производствосын бәяләде.

Татарстан Президенты, балалар өчен ризык сыйфатлы һәм файдалы булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук балаларга инде сабый чактан ук дөрес туклану культурасын сеңдерү зарурилыгына игътибарын юнәлтте.
Рима Мөхәммәтшина департамент белгечләренең 1-4 сыйныф укучыларына дөрес туклану өчен кирәкле аш-су исемлеген эшләп килештерүе турында сөйләде. Менюга яшелчә, ит, балык яки тавык, гарнир, кайнар эчемлек, икмәк кертелгән. Моннан тыш укучыларга атнага берничә тапкыр җиләк-җимеш биреләчәк.


Фикер өстәү