Ләйлә мәктәпкә бара: быел кайсы «йолдызлар» балаларын беренче сыйныфка озаткан?

Бүген – белем бәйрәме. 5айга сузылган «каникул»лардан соң, кире белем йорты ишекләре ачылу балалар өчен генә түгел, әти-әниләргә дә зур шатлык булды.

Бу уку елын, аеруча беренче сыйныфка баручылар, түземсезлек белән көткәндер. Иртәдән шул хакта искәртеп инстаграмда фотолар урнаштырыла башлады. Әти-әниләрдә бер генә теләк – башка мәктәпләр ябылмасын иде!

Илдар Хәкимов, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты:

– Быел улыбыз Самир беренчегә барды. Уку елын башланганны бик көтте инде. Мәктәпкә бик тә укыйсым килә, дип бара. Бакчага йөргәндә үк язарга, укырга өйрәнде. Татар, рус, инглиз телләрен дә белеп бара. Бала өчен борчылу да, дулкынлану да бар. Сабыйларыбызның исән-имин булуын, яхшы билгеләренә укуларын телим.

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты:

– Быел Ләйләбез беренче сыйныфка барды. Әле кечкенәрәк булса да, укырга керттек. Ләйләгә җиде яше март аенда гына тула. Әмма шуңа да карамастан ул укый да, яза да белә. Быел бакчаны да тәмамладык бит. Мәктәпкә бирмичә өйдә тотып булмый бит әле. Кызым да, абыйсы укыган Казанның 2 нче гимназиясенә барды. Максатыбыз – татар җанлы сабыйлар үстерү.

Зинира Рамазанова, җырчы:

– Айгизә мәктәбен бик яратты. Аның укыйсы килеп тора. Безнең өчен дә баланы мәктәпкә озату беренче мәртәбә. Аңа караганда үзебез күбрәк дулкынланабыз шикелле. Әмма кызыбыз да мәктәп алдыннан борчылды. Бүген тыныч кына йоклый да алмады. Тизрәк укытучысын, дусларын күрәсе килде. Кызыбызны Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясенә укырга бирдек. Өйдә татарча сөйләшсәк тә, аз кебек тоелды. Татар мохитенә тәрбиялисебез килә. Илләребез тыныч, сабыйлар сау-сәламәт булсын!

Әбри Хәбриев, алып баручы, җырчы:

– Быел улыбыз Дамир 1 нче сыйныфка керде. “Салават күпере” торак комплексындагы 182 нче политехник лицейның 1 Л сыйныфында укыячак. Монда балалар бик күп – 1 нчеләр С хәрефенә кадәр сузыла. Улыбыз бик укыйм дип ашкынып тормый, анысы. Әлегә укуның ни икәнен аңлап җиткерми. Әмма укый белә. Бераз яза да. Әнием Венера башлангыч сыйныфлар укытучысы. Җәй буе икесе мәш килделәр. Ул өйрәтте инде. Үземнең балалар белән утырырга вакыт булмады. Апасы 5нчегә бара. Икәү бергә күңелсез булмас әле, дибез. Бөтен республика сабыйлары белем бәйрәме белән тәбрик итәм! Исән-сау укырга язсын!

Алсу, Фазлыева, җырчы:

— Кечкенәбез дә укырга китте. Арып-талып, уйланып утырам әле. Вакыт дигәне шундый тиз уза. Әле генә туган шикелле иде. Абыйсы укыган Казанның 149 лицеена, абыйсын башлангычта укыткан сыйныф җитәкчесенә туры килде. Улыбыз бик укыйм дип тормаса да, ияләнер дип уйлыйм. Белем дөньясына тиз кереп китәр ул. Аязга караганда кыюрак та әле. Бүген үк бик күп балалар белән үзе барып эндәшеп, танышып кайтты. Иң мөһиме — исән-сау булсыннар!

Айнур Моратов, баянчы:

– Кызыбыз Идиллияне мәктәпкә озаттык. Баламның үсеп җитүенә дә сөенәм. Иҗат кешесе булгач, күңел нечкә. Үзем кырыс төсле күренсәм дә, күңел тула. Бүген өч тапкыр еладым инде. Әллә әтиләр шундый буламы икән? Балабыз укыйм дип атлыгып тора. Казанның 186 лицеена укырга керде. Мәктәптә 13  сыйныф, һәркайсында 30-35шәр бала. Инде исән-сау гына укысыннар. Тырыш булсыннар. Милләтебезгә хезмәт итәрлек булып үссеннәр.

Гөлгенә Шиһапова сораштырды


Фикер өстәү