Коронавирус йоктыручылар саны кимегән

Татарстанда соңгы коронавирус йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. 26 кеше инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, берсе читтә йоктырып кайткан.

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авыручыларның 8е хастаханәгә озатылган, 19ы өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күпчелеге 30-50 яшьтәгеләр (10 кеше), 50-60 яшьлекләр — 6 кеше һәм 60-70 яшьлек 6 кеше авру очрагы теркәлгән.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (14 кеше). Чаллы шәһәре, Әлмәт, Кукмара һәм Саба районнарында икешәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан соң Татарстанда коронавирус инфекциясенең 6536 очрагы теркәлгән, аларның терелгән.


Фикер өстәү