Яңа китапханә укучыларны кабул итә башлады

Татарстан милли китапханәсе яңа бинасында экскурсияләр сериясен башлады.

Китапханә белән танышу бушлай, бары тик аның рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк. Төркемнәр 25 кешедән формалаша.
Шул ук вакытта Милли китапханәнең элеккесеннән 2 миллион берәмлек басманы күчерү эшләре дә дәвам итә. Октябрь аеннан уку залларыннан да файдаланып булачак.

Бинаның беренче катында заманча уку залы, музыка һәм компьютер бүлмәләре бар. Бу кат күбрәк балаларга, үсмерләргә, яшьләргә яраклаштырылган.
Икенче катта классик зал һәм биредә төрле телләрдәге 150 мең данә документ белән танышып була.


Фикер өстәү