Рөстәм Миңнеханов Казанда концерт залы булган беренче китапханәне карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көнендә Казанда капиталь ремонт ясалган «Сандугач» китапханәсендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

13нче китапханә мәйданы берничә зонага бүленгән. Уку залларында ачык киштәләр оештырылган — килүчеләр монда төрле темаларга китаплар таба ала, шулай ук залда коворкинг — шәхси һәм төркемле эш һәм ял өчен урыннар булдырганнар.

Төп залда зур чаралар һәм очрашулар, ә аудитория-остаханәдә презентация, мастер-класс һәм шәхси консультация уздыру планлаштырыла. Әлеге муниципаль китапханәнең үзенчәлге — биредә зур булмаган концерт залы бар, анда әдәби-музыкаль кичә, лекция һәм дискуссияләр үткәреләчәк.

Килүчеләргә уңайлы булсын өчен, китапларны кире кайтару станциясе урнаштырылган, аның ярдәмендә укучылар укыган басмаларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра ала.

Китапханәнең китап фонды универсаль һәм 54 меңнән артык нөсхәне үз эченә ала. Моннан тыш, биредә китапларны тану системасы эшли башлады, анда мөстәкыйль китап бирү станциясе, фонд маркировкасы, администрацияләү өчен уртак программа кергән, ул барлык RFID-җайланмалардан мәгълүматны берләштерергә, китап бирү һәм кире кайтару турында статистика бирә ала.

Мәүлетов урамындагы китапханә 1989 елда төзелгән һәм шәһәрдә халык күп йөри торган китапханә булып тора. Ремонтка кадәр аның китап фондыннан ел саен 5 мең укучы файдаланган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-kazanda-koncert-zaly-bulgan-berence-kitapxanane-karady-5859394


Фикер өстәү