Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган “Авангард” скверын ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабызның “Авангард” урамында тулысынча яңартылган сквер ачуда катнашты. “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә торгызылган ул.

Скверны карап йөргәндә, Президентка бу территориянең кайчандыр чүплекле, законсыз автостоянкалы хуҗасыз урын булып турында сөйләделәр. Төзекләндерелгәннән соң биредә барысы да үзгәргән. “Өлкәннәрнең бергә ял итүе өчен сукмаклар кисешкән урында мәйданчык оештырылды.  Эскәмияләр, япмалы таганнар пәйда булды. Кышын биредә чыршы урнаштырырга мөмкин”, – дип сөйләделәр Рөстәм Миңнехановка сквер буйлап экскурсия барышында.

Моннан тыш йортлар арасындагы мәйданчык заманча видеокүзәтү һәм яктырту системалары белән тәэмин ителгән. Нәниләр өчен – тематик уен зоналары, ә зуррак балалар өчен чокыр-чакырлы велосипед юлы – памп-трек булдырылган. Шулай ук сәламәт тормыш рәвешенә тартучылар да игътибардан читтә калмаган: скверда аларны тренажерлар, урам гимнастикасы өчен җиһазлар, баскетбол мәйданчыгы белән спорт зонасы көтә. Яңартылган сквер мәйданы – 0,8 гектар. Иҗтимагый киңлек республика бюджеты акчасына төзекләндерелгән.

Татарстан Президенты яңартылган ишегалды территориясен булдыруда катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт сүзләре җиткерде. “Бүген биредә искиткеч матур сквер ачылды. Биредә гүзәллек тудырган архитектор һәм төзүчеләргә зур рәхмәт”, – диде ул.

Ахырда Татарстан Президенты яңа уку елы башында коронавирус таралуга каршы юнәлдерелгән санитария чараларын аерым игътибар үзәгенә алырга кирәклеген искә төшерде. “Социаль дистанция саклавыгызны сорыйм – вирус беркая да китмәде әле. Әлбәттә, күпләр инде битлек-пирчәткәләрдән алҗыды, әмма үзебезне сакларга кирәк”, – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Фото: president.tatarstan.ru

 

 


Фикер өстәү