500дән артыграк бала “Мин – укучы” сервисын сынауга керешкән

Белем көнендә Татарстанда 500дән артыграк бала “Мин – укучы” сервисын сыный башлаган. Хәзер алар бер ай дәвамында яңа мобиль кушымтадан файдаланып, сервисны эшләүчеләргә үзләренең тәкъдимнәрен җиткерәчәк.

Татарстанның 10 мәктәбенә сервисны сынап карау өчен чакырулар җибәрелгән. Алар арасында: Казанның 4 мәктәбе – 6 нчы һәм 7 нче гимназияләр, 77 нче һәм 39 нчы мәктәпләр; шулай ук Яшел Үзән районыннан – 3 нче гимназия, Лаеш районыннан – 1 нче гимназия, Иннополистан – Иннополис лицее, Әлмәттән – инженер лицее, Чаллыдан – 41 нче мәктәп һәм Түбән Камадан – аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 10 нчы мәктәп.

Шулай итеп. 5-10 сыйныфларда белем алучы 500 дән артыграк бала сервисны сынаячак. Бүген алар инде кушымта белән эшли дә башлаган. Иртәгә исә санлы “ярдәмче” белән тәүге дәресләр үткәреләчәк.

Укучылар мобиль кушымтаны эшләүчеләр белән махсус telegram-канал һәм telegram-чатта аралашачак.

 


Фикер өстәү