Мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре башланды

Нинди генә күңелсез хәлгә юлыксак та, ярдәм кирәк. Төтен исе чыкса да, суга батучыны күрсәк тә, аларсыз булмый. Сүзем – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләүчеләр хакында.

Белем көне уңаеннан алар Казанның 171 нче мәктәбендә тормыш куркынычсызлыгы дәресләре дә уздырдылар. Дәрес бишенче һәм җиденче сыйныфлар өчен иде.

МЧС хезмәткәрләре укучыларга өйдә һәм табигатьтә үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Махсус машинадагы һәр җиһазның ни өчен кирәклеге хакында да сөйләделәр.

– Безнең эштә иң мөһиме – техник куркынычсызлыкны үтәү. Әгәр ул хакта онытасың икән, коткаручының үзенә ярдәм  кирәк булырга мөмкин, – ди Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 1 класслы коткаручысы Ленар Яруллин.

Коткаручылар балаларны үзләренең эш кораллары белән дә таныштырды. Үзләре телендә «попугай» дип йөртелгән кайчыларны да күрсәттеләр. Баксаң, алар белән төрле үлчәмдәге металлны да кысарга була. Хәтта газ чыккан торбаларны да шуның белән ябып куялар икән.  Укучыларны юл фаҗигасенә юлыгып, машинасыннан чыга алмаган кешеләрне коткару җайланмасы белән дә таныштырдылар. Бу корал өйдә  ишекне ача алмаган, эчтә бикләнеп калган очракта да ярдәмгә килә.

Коткаручыларның дүрт аяклы дуслары – Марс белән Айна кушаматлы этләр  кешеләрне яратулары белән сокландырды.

Әлеге мәктәпнең 6В сыйныфы җитәкчесе Лилия Мостафина коткаручыларга рәхмәтен җиткерде.

– Сез – һәркемгә үрнәк. Эшләгән эшләрегез сокланырлык. Кеше гомерләрен саклап каласыз. Вакыт табып, безнең укучыларга бик тә әһәмиятле һәм кирәкле дәрес уздырганыгыз өчен мең рәхмәт, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү