Балалар – мина кырында: кем гаепле?

Яңа уку елы башланган көнне бер төркем белгеч матбугат конференциясендә балаларның имгәнүе хакында сөйләде. Алар балаларны, ата-аналарны, укытучыларны, гомумән, барлык җәмәгатьчелекне сак һәм уяу булырга чакыра. Бер карасаң, бәйрәм көнне андый сүзләр сөйләп утыру бәлки урынлы да түгелдер. Белгечләр киресен раслый.

Әле төнлә генә Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән авыр хәлдәге ике баланы операция өстәленә яткырганнар. Тагын икесе кичә хирурглар кулы аша узган.  Велосипедта, электр самокатында йөрүнең азагы күңелсез тәмамланган, берсе машина астына килеп кергән. Менә сиңа 1 сентябрь – Белем көне… Белгечләр әйтүенчә, ул балаларның савыгып, мәктәп бусагасын кайчан атлап керәсен төгәл әйтеп тә булмый. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алу, имгәнү очраклары 8 – 12 яшьлекләр арасында еш килеп чыга икән.

– Малайлар, кызлар ул яшьтә бик күпне сорый, ләкин нәрсә теләүләрен аңлап җиткермиләр, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматолог-ортопеды Петр Андреев. – Бәла-каза килеп чыкканчы ук ата-аналар шул хакта кисәтсен иде.  Татарстанда 820 мең бала яши. Шуларның 80 меңе арасында ел саен имгәнү очраклары булып тора, һәр унынчы бала дигән сүз.

Байтагы зур шәһәрләргә туры килә икән. Балаларны өйдә дә, урамда да, уен мәйданчыгында да куркыныч сагалап тора. Белгечләр бигрәк тә батутларда иминлек сакланмавына борчыла, һәм аны мина кыры белән чагыштыра. Ул кырга килеп керүен керәсең, ләкин исән-имин чыгуың икеле. Батутта сикерүнең азагы аяк-кул сыну, умыртка баганасы имгәнү белән тәмамланырга мөмкин. Яралар, җәрәхәтләр гадәттә озак төзәлә. Еллар буе урын өстендә ятучылар, гомерлеккә инвалид калучылар да бар. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен алдан ук саклану кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк, ди белгечләр.

Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Алексей Глушков: «Травмалар хакында ел саен сөйлибез, хәтта куркытабыз да, ләкин хәл яхшы якка үзгәрми, имгәнүчеләр арта», – дип борчыла. Моңа кадәр велосипед белән бәйле имгәнүләр күп булса, соңгы елларда аңа электр самокат килеп кушылган.

– Аларда йөрүчеләрнең 99 проценты юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмый, машина юлы аркылы чыкканда, велосипедтан, самокаттан төшәргә кирәклеген белми, шуның аркасында күңелсезлекләргә тарыйлар, – ди Алексей Глушков. – Шушы көннәрдә юл һәлакәтенә очрап, машина  астында калган 16 яшьлек үсмер белән сөйләштем. Ничек алай килеп чыкты дигәч, кулда – гаджет, колакта – колакчын иде, берни күрмәдем, берни ишетмәдем ди.

Белгеч бу очракта машина йөртүчеләрне дә сак йөрергә өнди. Юл һәлакәте бала-чага гаебе белән килеп чыккан очракта да, аларга җавап тотасы. Республика балалар клиник хастаханәсе табиб анестезиолог-реаниматологы Игорь Закиров та, балаларның еш кына имгәнеп, табиблар кулына нык авыр хәлдә килеп керүен әйтә.

– Ул минутларда гомере кыл өстендә калган газизләре өчен ата-аналарның ничек борчылганын, хафаланганын белсәгез иде, – ди белгеч. – «Нәрсә булса да эшләгез инде. Берәр төрле яңа технология юкмы? Баланы терелтер өчен бөтен нәрсәне бирергә дә әзер без, тик исән генә калсын», – дип ялваралар. Андый хәл килеп чыккан өчен хатын – ирен, ир – хатынын гаепли. Берничә секунд эчендә тормышлары тамырдан үзгәрә…

Белгечләр хәзерге велосипедларның туры итеп эшләнгән руле (элек авыш иде) үзе үк куркыныч тудыруын ассызыклый. Зур тизлектә барганда тизлекне тиз арада киметеп булмый һәм шуның аркасында килеп бәреләләр. Азагы эчке әгъзалар – бавыр, талак өзелү белән тәмамланырга да мөмкин икән. Бәла-казаларның ниндие генә юк, кемдер юл аркылы чыкканда бәрелеп, сугылып җәрәхәтләнсә, авыл җирендә буа-күлләрдә суга сикереп, умыртка баганасын сындыручылар, гомергә инвалид калучылар да бар. Суга батып үлү очраклары да ел саен булгалап тора. Белгечләр фикеренчә, мондый аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен, ана-аналар да, укытучылар да балаларның гел исләренә төшереп торырга тиеш. Роликлы тимераяк, скейтборд, велосипед, электр самокаты һәм тагын әллә ниләрдә йөрү беренче карашка гына бик кызык ул…

Фәния Арсланова   

Фото: pixabay.com 


Фикер өстәү