Иске Татар бистәсендә Милли костюм көне үткәрелә

5 сентябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә “Мозаика культур” фестивале узачак. Алтынчы тапкыр үткәрелә торган чара быел Милли костюм көненә багышланган.

Фестивальне Иске Татар бистәсенә барып яки Татарстанның рәсми аккаунтларыннан онлайн карарга була.
“Бу фестиваль Татарстан халыкларының бергә аңлашып яшәүләрен, эшләүләрен һәм бәйрәм итүләрен күрсәтә. Һәр халыкның үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, динен, үзенчәлекле киемнәрен, җырларын саклау әһәмиятле”, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чара хакында.

Бәйрәмдә төрле чаралар оештырыда. Махсус концертта Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Мәскәү фолк төркеме “Репа” катнаша. Этно дизайнерларның кием күргәзмәсе, фикер клублары, мода буенча күзәтүләр, дизайнерлар белән очрашулар да үткәреләчәк.
“Татар утары” биләмәсендә халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе үтәчәк. Монда Татарстан һәм Идел буе төбәкләре һөнәрчелләренең кул эшләнмәләре белән танышып була. Каюм Насыйри урамында “Этномаркет” ярминкәсе гөрләячәк.


Фикер өстәү