Марат Галиев: “Анда “ябык” темалар юк, бу бик яхшы”

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мәкаләсе уңаеннан үз фикерләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, мәкалә ачык, аңлаешлы тел белән язылган. Президент позициясе ачык күрсәтелгән.

– Татарстанда халык барысына да тырышлык белән ирешеп буласын аңлап яши. Безнең билгеле бер нәтиҗәләребез бар. Ул “уң” да, “сул” да түгел. Быел безгә килгән эпидемия дә шундый зур сынауларга каршы тору хәлебездән килүен күрсәтте. Бизнеска ярдәм итү программаларны халыкка җиткерү өчен кирәк. Икътисад – халык өчен. Бер яктан безнең машина төзелеше, нефть химиясе, эшкәртү кебек эре тармакларыбыз бар. Базарга чыгучы җитди продуктлар кеше белән турыдан-туры бәйләнмәгән дә кебек. Ләкин алардан кергән керемнәр халык мәнфагатьләре өчен тотыла. Икътисад кешегә борыла. Без боларны күрәбез. Җәмәгать мәйданнарында бөтенләй башка сыйфат бит. Чөнки элек боларга хәзерге кебек игътибар итәрлек мөмкинлек юк иде. Республика шәһәрләре, авыллар матурлана, төзекләнә. Мәгариф алга бара. Полилингваль мәктәпләр күп чыгымнар сораса да, күпмилләтле халык өчен лаеклы яшәү шартлары булдырылырга тиеш. Шуңа күрә республика үсештә һәм Президентлыкка кандидат Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшләргә әзер. Шәхсән мин үзем ул моның барысын да эшләп чыгасына бер дә шикләнмим. Әлеге мәкалә иң мөһиме һәркем өчен бик аңлаешлы. Анда “ябык” темалар юк. Бу бик яхшы, – диде Марат Галиев.


Фикер өстәү