«Интертат» журналисты Алинә Айдаровага сөйгәне тәкъдим ясаган

Татар эстрадасы җырчыларының бөтен эч серен ала белүче, кыен сорауларга да җавап таптыручы Алинә кияүгә чыга. Бүген аңа сөйгәне тәкъдим ясаган. Башкаларны сөйләтергә яратса да, Алинә үзе бик ачылып китми әле. Кияүнең дә кем икәнен сер итеп саклый. Тик шунысы мәгълүм — тиздән егет ягы кыз сорарга киләчәк. Никах, туй көннәре шунда билгеле булачак.

– Беренче җитди мөнәсәбәтләремнән соң башка гашыйк булмам, дигән идем. Мәхәббәтнең булуына да ышанычымны җуйган идем кебек…Кул күтәрү, хыянәт — болар барысы да чын ихлас сөюнең булмавына ишәрә иде. Әмма минем юлымда сөйгән ярым очрады. Ул пәйда булгач, яңа сулыш алган кебек булды. Мин аңа мең рәхмәтле! Киләчәк язмышыбыз бәхетле булсын иде, дип Аллаһка ялварам. Ул — минем язмышым, минем серем», – ди ул.

Алинә «ВТ»га чит кеше түгел. Студент елларында бездә каләм чарлаган кыз ул. Без исә аңа хатын-кыз бәхете, гаилә җылысы телибез!


Фикер өстәү