«Яшь талантлар» бәйгесе старт алды: татар телендә пьеса язучы авторлар катнаша ала

Үзешчән театрлар өчен «Яшь талантлар» пьесалар бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасы ярдәмендә оештыра. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайлап алуда мөһим критерийларның берсе – авторлар пьесаның төп идеясе һәм эчтәлегендә татар халкының традицияләрен, тормыш тәртибен һәм милли мәдәниятен чагылдырырга тиеш.

Бәйгедә 35 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала. Эшләр татар һәм рус телләрендә «Балалар өчен татар телендәге пьеса», «Балалар өчен рус телендәге пьеса», «Татар телендәге пьеса» һәм «Рус телендәге пьеса» номинацияләре буенча кабул ителә.

Гаризаларны быелның 15 октябренә кадәр җибәрергә мөмкин. Материалларны «Пьесалар бәйгесе» тамгасы белән tatrf@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк.

Конкурсның шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе сайтында танышырга мөмкин.


Фикер өстәү