Синоптиклар Татарстанда кырау хакында кисәтә

Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы территориясендә янә кырау төшү һәм җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайбер районнарда туфракта -1 градуска кадәр кырау төшәчәк», — диелә хәбәрдә.

Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү