Коронавирус пандемиясе чорында үлем-китемнең арту сәбәпләрен әйттеләр

Пандемия чорында үлем-китемнең артуы коронавирус инфекциясе белән генә түгел, башка авырулар белән дә бәйле. Бу хакта Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Эпидемик күтәрелеш чорында тупланган тәҗрибә һәм үлем-китем очракларын анализлау күрсәткәнчә, Covid-19 пандемиясе вакытында якты дөнья белән хушлашучыларның артуы турыдан-туры коронавирус инфекциясе белән дә, шулай ук коронавирус таралу аркасында тагын да көчәйгән башка авыруларның декомпенсациясе белән дә бәйле», — дип белдерде ул.

Андый чирләр арасына ул шикәр диабетын, кан йөреше системасы һәм онкология авыруларын кертә.

Үлем-китем очракларын исәпкә алу тәртибе, шулай ук аларның сәбәбен ачыклау (ул шактый вакытны алырга мөмкин) Халыкара авыруларны статистик классификацияләү системасы таләпләренә туры килә, диде министр.

 


Фикер өстәү