Белгечләр коронавирусның кайчан тулысынча бетәчәген әйтте

Россия, илдәге халыкның күпчелегенә прививка ясау юлы белән, 2021 елның җәенә коронавирус инфекциясе панедмиясен җиңәргә мөмкин.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге институт директоры Александр Гинцбург “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, барлык җитештерү куәтләрен эшкә җиккән очракта елына 80 миллион доза вакцина ясарга мөмкин. “Прививка ясау илдә күп кенә кешеләрнең чиргә каршы иммунитеты барлыкка китерү мөмкинлеге бирәчәк. Бу исә пандемияне туктатачак”, – дигән Гамалея исемендәге институт башлыгы.

Гинцбург сүзләренә караганда, бер ай эчендә институтта – 600−700 мең,  “Биннофарм”, “Р-Фарм” һәм “Генериум” компанияләрендә – барлыгы 5 миллионга якын вакцина эшләп чыгарылачак.

Белгеч әйтүенчә, массакүләм вакцинация башланганчы, әлеге инфекциягә каршы даими көрәш алып барылачак һәм югалтулар да булачак.

 


Фикер өстәү