Виктор Потуремский: «Татарстанда сайлау кампаниясе төбәк өчен бик файдалы һәм кызыклы булды»

Гомумән алганда, Татарстанда сайлау кампаниясе төбәк өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Җитәкчелек өчен бу имтихан да, сайлаучылар алдында хисап тоту да. Ел катлаулы һәм авыр булды. Социаль маркетинг институты директоры Виктор Потуремский бердәм мәгълүмат үзәгендә әнә шулай дип белдерде.

Ул социолог буларак, пандемиянең сәяси карашларга йогынтысын институт өчен дә мөһим булуын әйтте. «Татарстан бу яктан лидер төбәкләрнең берсе булып санала. Анда хакимият үзен нәтиҗәле һәм уңышлы итеп күрсәтә, аңа ышаныч югары»- диде Виктор Потуремский.


Фикер өстәү