Яшь буын сайлаулар турында: «Тавышыбызның киләчәк өчен әһәмиятле булуын аңлап сайлыйбыз»

Россия Федерациясенең  18 яше тулган һәр гражданы сайлау хокукына ия. Бу- илнең төп документында теркәлгән һәм һәркемгә билгеле факт. Татарстаныбыз яшьләре бу хокукларыннан файдаланамы? Дәүләт башлыгы сайлаулары алар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Сайлаулар вакытында без әнә шуларны белештек.

Алинә Сысоева, КФУ магистранты:

– Сайлауларда катнаштым. Бу көн — кечкенә чактан ук минем өчен бик мөһим вакыйга. Инде хәзер, үзем тулы хокуклы гражданин буларак, бер генә сайлауны да калдырмыйм. Үз иленә һәм республикасына чын күңелдән гашыйк кеше, һичшиксез, сайлауларда катнашырга тиеш, дип саныйм! Безнең Татарстан — чын мәгънәсендә киләчәк республикасы. Киләчәктә безне бары тик үсеш, яңа офыклар һәм мөмкинлекләр генә көтүенә ышанам!

Булат Шәйми, яшь җырчы:

– Татарстан президенты милләтебез яклы татар кешесе булырга тиеш дип уйлыйм. Быелгы сайлаулар минем өчен әһәмиятле. Без сайлаган президент киләчәктә мөстәкыйльлегебезне һәм халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртуга басым ясар дип ышанам!

Әминә Сөнгатуллина, Казанның№43 сайлау участогында тавыш бирүче:

– Бүген махсус бәйрәмчә итеп киенеп килдем.Беренчедән, тавыш бирү көне — минем өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм. Икенчедән, “селфи” ясап, “айфон” җиңәсе килә бит! Сайлаулар уңаеннан уздырылучы мондый чаралар бик сөендерә. Кичен шәп концертка да барабыз әле. Менә шулардан соң, ничек сайлауларны бәйрәм буларак кабул итмисең инде!

Альмира Хәкимова, КДМУ студенты:

– Үз тавышымны бирдем. Сайлауларга багышланган концертта хор составында да чыгыш ясыйм. Бүген — минем өчен икеләтә әһәмиятле көн. Һәр гражданин үз бурычын үтәргә тиеш дип саныйм!

Рәзил Габбасов, блогер:

– Сайлауларда үз тавышымны бирдем. Бу вакыйга минем өчен әһәмиятле, чөнки сайлаулар — илнең җитәкчеләрен алыштыру өчен бердәнбер мөмкинлек. Җитәкчеләрне гел алыштырып торырга кирәк дип саныйм.

Казанның № 398 сайлау участогында тавыш бирүче (исемен атамаска кушты):

– Халыкны кайгырта алырдай җитәкче өчен тавыш бирдем. Үз тавышымның киләчәк өчен әһәмиятле булуын аңлыйм. Яшьләр сайлауларда аеруча актив катнашырга тиеш дип уйлыйм, чөнки без — республиканың киләчәге. Моннан тыш, тавыш бирү — хокук кына түгел, гражданлык бурычы да. Үз язмышыбыз үзебезнең кулларда бит!

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү