Әгъзам Гобәйдуллин: “Сайлауга килүчеләрнең кәефе яхшы”

Быелгы сайлаулар һәркем өчен дә әһәмиятле. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга шулай дип белдерде. Ул журналистлар белән очрашуга Тәтеш җирлегеннән видеоэлемтә аша тоташты.

Әгъзам Гобәйдуллин берничә районда булып, сайлау эше белән танышкан. Аның әйтүенчә, участокларда коронавируслы вазгыятьне исәпкә алып барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә. “Сайлау процессы яхшы оештырылган. Тәтештә дә халыкның сайлауга килү күрсәткече зур. Башка районнарда да шулай. Иң мөһиме – тавыш бирергә килүчеләрнең кәефе яхшы. Аларның бирелгән вәгъдәләрнең үтәләчәгенә, киләчәккә өмете зурдан. Күзәтүчеләр барлык участокларда да бар. Ниндидер дәгъвалар булган очракта, алар хәбәр итә”, — диде ул.

Аның фикеренчә, бу сайлаулар һәркем өчен дә мөһим. “Бу сайлауга без нык әзерләндек. Киләсе биш еллыкны сайлыйбыз”, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.


Фикер өстәү