Татарстанның Яшьләр хөкүмәте җитәкчесе: “Яшьләр битараф түгел”

Татарстанның Яшьләр хөкүмәтеннән дә үзләрен депутатлыкка кандидат буларак тәкъдим иткән 3 кеше бар. Бу хакта Татарстанның Яшьләр хөкүмәте җитәкчесе Алла Абросимова “Татар-информ” агентлыгында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга әйтте.

— Татарстандагы сайлауларда яшь буын да актив. Алар сәясәт белән кызыксына. Яшьләр хөкүмәте вәкилләре күзәтүче буларак та катнаша. Өч кеше муниципаль берәмлекләргә депутатлыкка кандидат буларак теркәлде, — диде ул.

Аның фикеренчә, яшьләр республиканың киләчәгенә битараф түгел. “Алар үз хокукларын белә. Сайлау алды кампаниясе, кандидатлар белән таныша, Татарстан белән идарә итү киләчәктә кем кулында булуына алар битараф түгел”, — диде Алла Абросимова.

Өч көнлек тавыш бирүгә дә яшьләр уңай карый.

— Бу бик шәп мөмкинлек. Җомга көнне яшьләрнең күбесе укуда, шимбә, әйтик, әти-әни янына бәрәңге алырга кайтасы бар, башка төрле тормыш, гаилә мәшәкатьләре. Якшәмбе исә бердәм тавыш бирү көне. Өч көндә тавыш бирү сайлауларга килүне дә арттыра, — диде Алла Абросимова.


Фикер өстәү