Фәрит Мөхәммәтшин Хәмдүнә Тимергалиева вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хәмдүнә Тимергалиева вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты.
– Татар дөньясы авыр югалтуга дучар булды – күренекле җырчы Хәмдүнә Тимергалиева арабыздан мәңгегә китте. Күпләребезгә моңа ышану да кыен. Ул һәрвакыт күз алдыбызда булды, сәхнәдә чыгыш ясады, аның тавышы радио һәм телевидение аша яңгырады. Интернет киңлекләрендә дә үзенә лаеклы урын тапты. Татарлар арасында аның җырларын ишетмәгән, аның турында белмәгән кеше юктыр. Җырчы тамашачыларга бихисап күп яңа җырлар бүләк итеп, татар халкына инде онытылып бетә язган җырларны да кире кайтарды. Тормышта күп авырлыклар кичергән, фәкать үз хезмәте һәм таланты белән танылган, туры сүзле шәхес иде ул. Кызганыч ки, хәзер без аның турында үткән заманда гына сөйләргә мәҗбүрбез. Халык Хәмдүнә Тимергалиеваны онытмаячак! Халык хәтере – мәңгелек!


Фикер өстәү