Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты белән телефоннан сөйләште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Горбангулы Бәрдымөхәммәдов белән телефон аша сөйләште.

Төркмәнстан башлыгы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентын сайлауда җиңүе уңаеннан котлады. Ул шулай ук илләр арасында эшлекле мөнәсәбәтләрнең, үзара ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның төбәкләр дәрәҗәсендә халыкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләрен шәхсән игътибар үзәгендә тотып килүен искәртте.

Телефон аша сөйләшү барышында яклар агымдагы хәлләр буенча һәм икътисад өлкәсендә уртак проектларны үстерү мөмкинлекләре буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов җылы котлаулары өчен Горбангулы Бәрдымөхәммәдовка рәхмәт белдереп, аңа алга таба уңышлар, шулай ук Төркмәнстанда яшәүчеләргә иминлек, чәчәк ату теләде.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү